«Шигъриятемне халкыма багышладым»: кичә-портрет (12+)

18 март көнне Мәгълүмати-китапханә үзәгендә рус шагыйре Н.А.Некрасовның тууына 200 ел тулуга багышланган «Шигъриятемне халкыма багышладым» дигән кичә-портрет үтте. 
Чара вакытында өлкән сыйныф укучылары образлы халык сөйләме остасы, прозаик, тәнкыйтьче, нечкә хисле һәм үзәк өзгеч лирик, «Современник» һәм «Отечественные записки» журналларын нәшер итүче бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. 
Чарада шагыйрь шигъриятендәге матур образларга, аның аналарга, хатын-кызларга һәм хезмәт сөюче халыкка багышланган шигырьләре һәм поэмаларына аерым игътибар бирелде. 
Кичәдә укучының мәхәббәт, кайгырту, матурлыкны күрә һәм аңа шатлана белү кебек иң нечкә кылларына кагылучы «Кому на Руси жить хорошо», «Размышления у парадного подъезда», «Русские женщины» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. 
Очрашу барышында укучылар Н.Некрасовның үзләре укыган әсәрләре буенча фикерләре белән уртаклашты. Бай эчтәлекле презентация шагыйрь иҗаты буенча яхшы юл күрсәткече булды. Балалар шагыйрь шигыренә язылган «Эх, полным-полна коробушка» җырын тыңлады. 
Кичә Н.Чернышевскийның: «Аның даны үлемсез…, Россиянең аңа, рус шагыйрьләре арасында иң даһи һәм затлы шагыйрьгә карата мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләре белән тәмамланды.

Поделиться: